«Кошларга җимлекләр куяр вакыт»: Әлки укучылары кышлаучы кошларга ярдәм иттеләр

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Гадәт буенча, ел саен ноябрь аенда илебез халкы «кышкы кунаклар»ны –Россия төбәкләрендә кышларга калган кошларны каршыларга әзерләнә. Бу кошлар безнең янда яшиләр, салкыннарда аларга ярдәм һәм кайгырту бик кирәк булачак.

Ә аларга җиңелрәк булсын өчен, «Спас» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Әлки районы Чуаш-Брод урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә мәктәп территориясендә җимлекләр элделәр.

«Мондый активлык балаларда экологик фикерләү формалашуга ярдәм итә. Алар табигать һәм хайваннар турында кайгыртуның әһәмиятен аңлыйлар, шулай ук кечкенә генә гамәлләрнең дә зур әһәмияткә ия була алуына төшенәләр», – дип билгеләп үтте заказник белгече Любовь Мурзак.

Хәзер исә эленгән җимлекләр кошларны сөендерәчәк һәм әйләнә-тирә мохитне бизәп торачак. Теләге булган һәркем үзе белән бер уч ашлык алып килә һәм кошчыкларны тукландыра алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International