Тиздән көз тәмамланыр, кар явар. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре хайваннарның ау төрләрен кышкы исәпкә алуга әзерләнә башлыйлар. Урманнарда яшәүчеләрнең барысы да исәпкә алынырга тиеш. Алар арасында пошилар, селәүсеннәр, кыр кәҗәләре, төлкеләр һәм башка бик күпләр бар.
Ә үтә алмаслык юллар булмасын өчен, дәүләт комитеты хезмәткәрләре аучылар белән бергә урман сукмакларын чистарталар.
«Без урманны ауган агачлардан арындырдык. Бу юл буйлап туклану мәйданчыкларына кыр кәҗәләре һәм пошилар йөри. Ә хәзер аларга йөрү тагын да җиңелрәк булачак», – дип сөйли ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Баулы районы буенча районара бүлеге башлыгы Азат Миназов.
Урманны чистарту буенча мондый чаралар кышкы салкыннарда кешеләр һәм хайваннар өчен юлны куркынычсызрак итәргә мөмкинлек бирә.