Республикада «Кышын кошларны ашатыгыз!» Бөтенроссия экологик акциясе дәвам итә. Аның кысаларында заказник администрацияләре хезмәткәрләре үсеп килүче буын өчен интерактив программалар үткәрә.
Менә бүген дә Спас районы Идел буе поселогындагы һәм «Родничок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кошлар турында күбрәк белделәр. Аларны туган якларында яшәүче һәм кышны даими шунда үткәрүче кошлар белән таныштырдылар. Алар һәркемгә билгеле чыпчыклар, песнәкләр, чәүкәләр һәм башкалар.
Шулай ук чара барышында балаларга җимлекләрне ничек ясарга, анда ниләр салырга кирәклеге турында сөйләделәр.
«Башта аны яхшы итеп ныгытырга кирәк, ә кырларын кошлар аякларын җәрәхәтләмәсен өчен ялтыратырга кирәк. Җимлеккә чи көнбагыш бөртекләре, тары һәм солы салырга мөмкин. Канатлы дусларны тукландыру өчен ак һәм кара икмәк, карабодай һәм дөге кулланырга ярамый», – дип сөйләде заказник белгече Любовь Мурзак.
Чара ахырында балалар иң яхшы җимлек бәйгесендә катнаштылар һәм интерактив викторинада кошлар турында белемнәрен тикшерделәр. Яшь булуларына карамастан, алар кошларга актив ярдәм итәләр. Әти-әниләре белән бергә һәркем җимлек ясады һәм хәзер аңа даими рәвештә җим салып торачак.