Тоз –көч чыганагы: Кыргый хайваннар көчләрен кышын ничек тулыландыралар?

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Көз тәмамланып килә, тиздән кыш хакимлек итә башлар. Кем өчендер бу җылырак пледларга төренеп, өйдән чыкмаска, җылыда һәм рәхәттә ләззәтләнергә сәбәп. Ә «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе тыюлыклары хезмәткәрләре, һава торышы нинди булуга карамастан, хайваннар дөньясына ярдәм итәләр, тозлыкларны төзекләндерәләр һәм җиһазландыралар.

Монда иң еш кунаклар – пошилар һәм кыр кәҗәләре. Алар, мөгезләрен ел саен ташлаучы башка тояклы хайваннар кебек, организмнарына сөякләрен ныгыту һәм мөгезләрен торгызу өчен кирәкле булган шактый күп минераль тозлар кертергә тиеш. Хайваннар, үзләре өчен файдалы мондый урыннарны белеп, еш киләләр, берәмтекләп тә, ә кайчагында бергәләп тә. Кыш ахырында буаз һәм балалары белән бергә имезүче хайваннар тукландыруга мохтаҗ булачак.

Кыргый хайваннар өчен утлыкларны кыш буе төзиячәкләр. Кеше кайгыртуы аркасында урманда яшәүчеләр салкынны җиңелрәк кичерә, аларның популяциясе дә тотрыклы кала. Ә язҗитү белән судагы кошлар өчен йортлар төзи башлаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International