ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Кызыл китабын алып бару комиссиясе әгъзалары Татарстан Республикасы Кызыл китабын алып бару буенча яңалыклар белән таныштылар

2023 елның 17 ноябре, җомга

Занятиене «Экология» Бөтенроссия әйләнә-тирә мохитне саклау фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Анна Белоусова үткәрде. Ул очрашуда катнашучыларга Россия Федерациясе субъектларының Кызыл китапларына кертү өчен тәкъдим ителгән төрләрнең юкка чыгу куркынычы статусын бәяләү турында сөйләде.

Укыту кысаларында катнашучылар республика Кызыл китабын яңадан бастыруда аларны куллану өчен яңа концепцияләр һәм алымнарны үзләштерделәр. Семинар ахырында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җитәкчелеге «Экология» Бөтенроссия әйләнә-тирәлекне саклау фәнни-тикшеренү институты вәкиле белән берлектә Татарстан Республикасының Кызыл китабын алып баруның көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар, ә семинарда катнашучылар «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») исемле балалар эшләнмәләре бәйгесе экспозициясе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International