ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында ун айлык контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2023 елның 17 ноябре, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый совет утырышы булды. Чарада ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов катнашты.

Утырыш барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков аеруча саклана торган табигый территорияләрне бетерү өлешендә Россия Федерациясенең аеруча саклана торган табигый территорияләр турындагы законнарын камилләштерү вариантлары, шулай ук аларның чикләрен һәм категорияләрен үзгәртү турында сөйләде

Аннары ун айлык контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Мутахаров хәбәр итте.

«Административ практика кысаларында хезмәткәрләр тарафыннан 849 күчмә тикшерү үткәрелде, 777 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылды.  Моннан тыш, браконьерлык фактлары буенча 92 җинаять эше кузгатылды. Кисәтелгән зыян 1 млн 780 мең сум тәшкил итә, суд карары буенча 4 мылтык, 1 көймә һәм 1 мотор тартып алынды», – диде ул.

Моннан тыш, иҗтимагый совет әгъзалары 2024 елга федераль дәүләт аучылык контроле (күзәтчелеге), хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау, үрчетү һәм куллану өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм аеруча саклана торган табигый территорияләрне саклау һәм куллану өлкәсендә төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге) буенча закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (зарар китерү) куркынычларын профилактикалау программалары турында фикер алыштылар.

Утырыш ахырында Иҗтимагый совет рәисе Иван Клюшкинны 75 яшьлек юбилее белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International