ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, республикада кондызларны исәпкә алу тәмамланган. Хәзерге вакытта исәп-хисап мәгълүматларын эшкәртү алып барыла. Бу хайваннарның гомуми саны 20 декабрьгә билгеле булачак.
Республика территориясендә бер төр кондыз – Ауропа кондызы яши. Киң таралган. Мәсәлән, узган ел нәтиҗәләре буенча 14 161 баш исәпләнгән.
Хәзер аларның актив рәвештә кышка азык әзерләү чоры. Алар яр буенда үскән бар нәрсәне кимерәләр. Бигрәк тә усак һәм тал яраталар. Ботакларны һәм зур кәүсәләрне үзләре яши торган җиргә суга ташыйлар.
Кышын алар бер-берсен җылытып, вакыт-вакыт келәтләренә чыккалап, җылы өннәрендә үткәрәләр.