«Кечкенә йолдызчык»: Бөгелмә районында бозда калган кыр кәҗәсен коткарганнар

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Бөгелмә районы буенча районара бүлеге башлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары һәм «Аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе шактый гына катлаулы коткару операциясе үткәрә.

Бу хәл турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре хәбәр итә. Алар яшь кыр кәҗәсенең бозга килеп кергәнен һәм торып баса алмавын сөйләделәр. Мескенкәй боз өстендә «йолдызчык» сыман ята. Мөгаен, ул төнлә урманнан чыккандыр.

Кыргый хайванны тагын да ныграк куркытмас өчен, коткаручылар мөмкин кадәр азрак җиһаз кулланырга һәм кул белән эш итәргә булалар. Алар, юка боз өслегенә сак кына басып, кыр кәҗәсе янына килеп җитәләр.

Тикшерү вакытында хайван үзен яхшы хис итә, ләкин бик нык курыккан була. Хәзер аның сәламәтлегенә берни дә янамый. Бераз ныгыгач, кыр кәҗәсе урманга кача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International