Кыр кәҗәләре тояклыларның иң куркаклары, алар өчен кыш көне авыр вакытлар башлана. Аларга азык табу бик авыр, өстәмә тукландыру кирәк.
Нәфис һәм грациоз хайваннар кышкы салкыннарны тыныч кына кичерсен өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре даими рәвештә сукмакларны чистартырга һәм урман хайваннарын тукландырырга баралар. Мөслим районы аучылык биләмәләре утлыклары яфрак азык белән тулыланды.
«Утлык-җимлекләр янына алар иртә таңнан чыгалар. Ашыйлар да шунда ук качалар. Кар тирәсендә тапталган һәм яхшы салынган сукмаклар буенча кайсы яктан килгәннәрен күреп була. Аларга яфрак азык өстәдем», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы буенча районара бүлеге башлыгы Владимир Муринов.
Кыргый хайваннар өчен урман «ашханәләре» гадәттә декабрьдән язга кадәр ачык. Быел республика территориясендә 172 тозлык, 40 җимлек һәм 7 вак ташлык урнаштырылган. Җимлекләргә 21 тонна ашлык, 8 тонна печән, 1,6 тонна тоз, 450 кг яшелчә, 251 кг көнбагыш орлыгы һәм 104 миллек салынды.