Песнәкләрне кунакка көтәбез! Теләче районында кошлар өчен яңа җимлекләр куелды

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Быел һава торышы көн саен диярлек температура сюрпризлары белән гаҗәпләндерә. Әгәр кешеләр аларны җиңел һәм тыныч кына кабул итә икән, кошларга исә җиңел түгел. Аларның язмышын җиңеләйтү өчен, бу чорда «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе кысаларында «ашханәләр» булдырыла. Еш кына аларда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнаша.

Менә бу юлы да чарага Теләче 1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кушылды. Алар ел саен акциядә катнашалар һәм, әлбәттә, быел да читтә калмадылар. Балалар «Ашыт» заказнигы хезмәткәрләре белән бергә үз төркемнәренең мәйданчыкларына 18 җимлек элеп куйдылар.

«Ел саен үткәрелә торган «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе кысаларында без җимлек әзерләү буенча экологик акция оештырдык. Әти-әниләрнең дә аңа бик теләп кушылуы сөендерә. Эш малайларга һәм кызларга зур шатлык һәм канәгатьлек бирә. Алар канатлы дусларыбызга ярдәм итүләрен аңлыйлар», – дип билгеләп үтә заказник белгече Гөлнара Габдрахманова.

Хәзер, урамга чыкканда, балалар канатлы дуслары өчен тәм-томнар куярга үз җимлекләренә ашыгалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International