ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, республикада Америка һәм Европа чәшкеләрен һәм камаларын исәпкә алу төгәлләнгән. Хәзерге вакытта исәп-хисап мәгълүматларын эшкәртү алып барыла. Бу хайваннарның гомуми саны 19 гыйнварга билгеле булачак. Аларны исәпкә алу нәтиҗәләре буенча узган ел республикада 2 267 чәшке һәм 17 кама исәпләнгән.
Чәшке һәм кама (выдра) – сулыкларның яр буе полосасында яшиләр, анда кышкы гидрорежим аркасында су була. Сулыклар туңу белән хайваннар артык сизелерлек булмаган тормыш рәвеше алып баралар. Боз астындагы бушлыклардан файдаланып, хайваннар тирән карда юллар һәм өннәр ясыйлар. Чәшке һәм кама берничә көн, ә кайвакыт атналар буе җир өстендә күренми, карда эз калдырмый.
Кама һәм Европа чәшкесе Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.