Казанда елга балыгы белән рөхсәт ителмәгән сәүдә итү урыннарын тикшерү буенча рейдлар дәвам итә

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Казан шәһәре Кулланучылар базары комитеты һәм Совет районы администрациясе инспекторлары белән берлектә урам сәүдәсе урыннары буенча рейд чарасы үткәрде.

Рейд барышында Мамадыш трактында ветеринария документларыннан башка елга балыклары сату факты теркәлде. «Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.2 статьясының 2 өлеше буенча хокук бозучыларга административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм РФ Административ хокук бозулар кодексының 10.8 статьясының 1 өлеше буенча мәҗбүри ветеринария-санитария таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International