ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе авыл җирлеге башлыкларын халык белән активрак эшләргә чакырды

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе авыл җирлеге башлыкларын халык белән активрак эшләргә чакырды

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль берәмлек югары мәктәбенең «Авыл җирлекләре белән идарә итүдә заманча алымнар» темасына укыту программасы кысаларында авыл җирлекләре башлыклары алдында чыгыш ясады.  Ул республикада комитет тарафыннан гамәлгә ашырыла торган эшчәнлек юнәлешләре һәм чаралар турында сөйләде. 
«Биологик төрлелекне саклау кысаларында мөһим юнәлешләрнең берсе – аучылык тармагын үстерү. Аучылык биләмәләре республика мәйданының 93 % ын били. Республикада 81 төр ау хайваннары яши. Шуларның 6 төре – тояклылар, 24 төре – кыйммәтле мехлы хайваннар, калганнары – кошлар», – диде ул.
Үз чыгышы барышында Федор Батков очрашуда катнашучыларның игътибарын кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең еш булуына һәм хайваннарның торак пунктларга керүләренә юнәлтте.
«Антропоген йөкләнеш һәм хайваннар тыгызлыгы үсү белән юл-транспорт һәлакәтләре саны да арта. Быелның 11 аенда 201 юл-транспорт һәлакәте булды (узган ел белән чагыштырганда 27 % ка күбрәк). Юлларда хайваннар гына түгел, кешеләр дә зыян күрә. Моннан тыш, ел саен безнең хезмәткәрләр ветеринариянең баш идарәсе белән берлектә котыру һәм Африка дуңгыз чумасы авыруына юл куймау буенча эш алып баралар. Әлеге мәгълүматны авыл җыеннарында  гражданнарга җиткерүегезне сорыйм», – диде ул.
Чыгыш ахырында Федор Батков хезмәттәшләренең сорауларына җавап бирде һәм аларны халык белән активрак эшләргә һәм республикада биологик төрлелекне сакларга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International