«Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасында сугышчыларга ярдәм күрсәтүче шәфкать туташлары өчен гуманитар ярдәм җыйдылар. Посылкадагы һәрбер әйбер мөмкин кадәр файдалырак булырлык итеп тутырдылар.
«Гуманитар ярдәм җыю – шәфкать туташларына безнең ярдәмнең кечкенә генә бер өлеше. Алар көн саен, пулялар астыннан сугышчыларны коткарып, батырлык кылалар, каһарманлык күрсәтәләр, Безнең барлык хезмәткәрләр дә гуманитар ярдәм җыюда актив катнаштылар, сугышчыларны диагностикалауда һәм дәвалауда ярдәм итәрлек мөмкин кадәр күбрәк файдалы әйберләр сатып алырга тырыштылар», – ди заказник белгече Регина Биктаһирова.
Посылкага нигездә гигиена перчаткалары, кремнар, заказник территориясендә җыелган дәва үләннәре җыелмасы һәм бүләккә чәй җыелмалары салынды. Кәефләрен күтәрү өчен, аларга «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») бәйгесендә катнашкан балаларның берничә иҗади эшен җибәрдек. Билгеләнгән урынга җибәрү өчен, посылка Чистай районы башкарма комитетына тапшырылды.