Тиеннәр тәрбиядә: Түбән Камада яшәүче хатын-кыз йонлачларга салкыннарны һәм чатлама суыкларны кичерергә ярдәм итә

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Түбән Камада яшәүче Надежда Сафронкина, һава шартларына карамастан, 7 ел дәвамында «тиеннәрнең әнисе» булып тора. Шәһәр халкы аны «Гаилә» шәһәр паркында яши торган тиеннәрне кайгыртуы өчен шулай дип атый. Җәнлекләрне ул үз тәрбиясенә алган.

Пенсионер ханым ике көнгә бер тиеннәр янына килә. Ул 60 җимлекне карап уза, аларга азык сала, чүп-чардан һәм кабыклардан чистарта. Йөнтәс гүзәлләрнең иң яратканы – эрбет чикләвеге. Ул чикләвекне банкага салып селкетүгә, тавышка тиеннәр йөгерешеп килә һәм әлеге тәмлүшкәне аның кулыннан ашыйлар. Моннан тыш, алар фундук һәм кузы (әстерхан) чикләвеген яраталар.

Түбән Камалылыр Надежда Михайловнага, шаян хайваннарны күзәтү өчен шундый матур урын булдырганы өчен, рәхмәт белдерә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International