«Яраланган кош канатларын җилпесен»: Казан кешесе Кызыл китапка кертелгән сынган тәпиле ябалакны коткарган

2023 елның 15 декабре, җомга

Казанның битараф булмаган кешесе Чуйков урамындагы йортларның берсендә соры ябалакны күреп ала.  Бу хакта ул ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә хәбәр итә.

Алар тиз генә шул урынга барып, кошны тикшерәләр. Тикшерү барышында аның тәпие зарарланганы һәм оча алмавы ачыклана.

Хәзер кош «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү Үзәге» ДБУнең Яшел Үзән районындагы тернәкләндерү үзәгендә яши, аны белгечләр тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International