«Россия яңалыклары» Ачык мәгълүмат агентлыгы һәм «Россиянең икътисади сәясәте» журналы редакциясе «Россия төбәкләре яңалыклары» Россия мәгълүмат агенетлыгы региональ яңалыклар агентлыгы порталында «Хакимият органнары – ил халкына» Федераль социаль күзәтүе формалаштыралар.
Портал Россия төбәкләре халкына хакимияткә, РФ субъектларының югары вазыйфалы затларына җәмәгатьчелекнең ышанычын арттыруга кагылышлы төбәк һәм муниципаль хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләрен күрсәтү, шулай ук территорияләрнең социаль-икътисади һәм инвестицион үсеше, аларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм бәяләр формалаштыру стратегияләрен эшләү, эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарын, торак төзелешен һәм шәһәр төзелешен үстерү, сәнәгать һәм транспорт инфраструктурасын яңарту, АПК, ТКХ, ЯЭК системасын камилләштерү, экологик куркынычсызлык, ветеринария эшчәнлеген һәм лицензия контролен гамәлгә ашыру, сатып алулар һәм тарифларны көйләү, мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә контракт системасын көйләү, азык-төлек иминлеген, табигый, мәдәни, спорт-туристлык, фәнни-белем бирү потенциалын ныгыту, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ГХАТ һәм нотариат органнары, медицина ярдәме, гражданлык, хокукый һәм социаль яклау хезмәтләренең сыйфатын һәм һәркем файдалану мөмкинлеген яхшырту өчен булдырылган.
Порталны формалаштыруда федераль, төбәк һәм муниципаль дәүләт идарә органнары, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең барлык төр учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре катнаша. РФ субъектлары һәм муниципаль берәмлекләрнең дәүләт идарә органнарының Федераль программа чараларын һәм проектларын гамәлгә ашыру тенденцияләрен яктыртучы уңай казанышлары турында материаллар тематик тармак бүлекләрендә урнаштырылачак.