Яңа Чишмә районыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар хайваннар турында күзәтүләре белән уртаклаштылар

2023 елның 22 декабре, җомга

«Чиста болыннар» табигать заказнигы хезмәткәрләре ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Яңа Чишмә районы буенча районара бүлеге җитәкчесе белән берлектә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә планетабызда яши торган кош-корт, җәнлек-хайваннарны кайгырту һәм яклау кирәклеге турында исләренә төшерделәр.

Очрашу барышында алар балаларга аеруча саклана торган табигый территорияләр турында сөйләделәр һәм уен формасында Татарстан Республикасы Кызыл китабының кайбер вәкилләре белән таныштырдылар. Сабыйлар, танып белү уеннарында актив катнашып, күзәтүчәнлек осталыкларын күрсәттеләр.

Очрашу ахырында ведомство хезмәткәрләре яшь табигатьне саклаучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм кече туганнарга битараф булмаган мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International