«Спас» заказнигы белгечләре махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә тагын гуманитар ярдәм белән посылкалар җыеп җибәрделәр.
«Без махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүне, сугышчыларга, балаларыбызга ярдәмне дәвам итәбез. Без алгы сызыкта булган егетләр безнең игътибарны, ярдәм һәм җылы кайгыртуыбызны тоярлар дип ышанабыз», – ди заказник хезмәткәрләре.
Сугышчылар өчен әлеге посылкалар гадәттәгеләреннән аерыла. Аларга Яңа ел хисләре салынган. Гадәти көнкүреш әйберләреннән тыш, солдатлар өчен котлау открыткалары, уенчыклар һәм рәсемнәр, шулай ук татлы Яңа ел бүләкләре тутырылган.