Соңгы көннәрдә республикада мул итеп кар яуды, бу уңайсызлыклар тудырды һәм шәһәр һәм авыллар халкы өчен авыр сынау булды. Бу чорда өлкәннәргә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аеруча авыр.
Шуңа бәйле рәвештә «Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләре үз инициативалары белән ялгыз пенсионер апага йорт яны территориясен кардан чистартуда ярдәм иттеләр.
Күп кар яву сәбәпле, аның йорт-каралты тирәсе күмелеп диярлек калган. Заказник хезмәткәрләре, команда белән эшләп, ишегалдында һәм бакчада җыелган карны тиз арада көрәп, йорт алдындагы юлны да чистарттылар.
Эшләрен тәмамлангач, алар йорт хуҗасын якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.