Яңа ел бәйрәме чоры тылсымга бай: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Рәисе яшь спортчының хыялын тормышка ашырды

2024 елның 3 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа ел якынлаша бара. Яңа ел алды – сихри чор. Балалар Кыш Бабайга үз теләкләрен язалар. «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында аларны тормышка ашырырга һәркем ярдәм итә ала, чөнки хыяллар тормышка ашарга тиеш.

Яшь хыялланучының шундый кадерле теләкләренең берсен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков тормышка ашырды. Ул Казан шәһәрендә яшәүче җиде яшьлек Алиханга бүләк тапшырды. Малай спорт белән мавыга һәм күптәннән бокс грушасы турында хыялланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International