Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт Комитеты хезмәткәрләре республиканың су объектларында браконьерлык очракларын чикләү рейдларын дәвам итәләр.
Мәсәлән, "Идел киңлекләре" заказнигы территориясендә Васильево авылыннан көньяктарак көндезге рейд вакытында тыелган балык тоту коралы белән су биологик ресурсларын тотучы граждан тоткарланган.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Җинать Кодексының 256 статьясы (су биологик ресурсларын законсыз чыгару (тоту)) буенча җинаять эше кузгатылган.