Яңа ел - яхшылыкка өмет һәм теләкләрнең тормышка ашуы белән бәйле бәйрәм. Яңа ел могҗизасына ышанучы балалар аны түземсезлек белән көтәләр. Ләкин Кыш бабай һәм Кар кызлы, чыршы астында куелган бүләкле бәйрәм атмосферасын һәркем дә тоя алмый.
Балаларның хыялларын тормышка ашыру өчен, «Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләре вакытлыча тылсымчы булып алдылар һәм күп балалы гаиләдән сәламәтлеге чикле кызны Яңа ел белән котладылар. Аңа сәламәтлек, могҗизаларга һәм тылсымнарга ышануын теләделәр.
“Бәйрәмдә һәр баланың могҗизага һәм әкият тылсымына ышануы мөһим. Билгеле бер сәбәпләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре аркасында бөтен балалар да мәктәпкә һәм чараларга йөри алмый, әмма һәммәсе дә бәйрәмнәрне көтә. Шунлыктан бу нәни кызчыкка әлеге тылсымлы әкиятне бүләк итү мөһим иде", - ди "Чиста болыннар" заказнигы башлыгы Максим Улыбин.