Шишкин урыннары һәм Татарстанның иң борынгы урманнары һәм бакчалары турында: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республиканың милли парклары һәм тыюлыклары турында тарихи фактларны ача

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Елдан-ел табигый туризмга ихтыяҗ арта бара. Халыкның ял итүе өчен кызыклы территорияләр арасында тыюлыклар һәм милли парклар аерым урын алып тора, алар экологик ял яратучыларны җәлеп итү нокталары булып кала. Бүген, тыюлыклар һәм милли парклар көнендә, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Федераль әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территорияләр турында кызыклы фактлар әзерләде.

1. «Түбән Кама» милли паркындагы Иван Шишкин урманы (Рәссам урманы) – сәүдәгәрләр шәһәре Алабугада туган, балачагын һәм яшьлеген шунда үткәргән Иван Иванович Шишкинның табигый остаханәсе. Монда ул күп еллар дәвамында үз эшләре өчен илһам ала. Аны табигать белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге биргән этюд эшләре җәлеп итә. Табигать рәсемнәре күп кенә әсәрләрнең сюжеты булып хезмәт итә, аларның кайберләре Алабуга урманнары белән төгәл географик бәйләнешкә ия һәм хәзерге ландшафтларда да таныла: кораб урманы, инешле һәм абагалы урман буйлары, су баса торган чиксез болыннар, Каманың кабатланмас ландшафты.

 2. Идел – Чулман тыюлыгы дендрарие –Европаның көнчыгышындагы иң борынгы дендрологик бакча. Аның тарихы 1921 елдан башлана. Дендрарийның хәзерге коллекциясендә Төньяк ярымшарның урта поясы агач үсемлекләренең 530 дан артык төре һәм төрчәләре бар һәм ул Идел буенда иң эреләрдән санала. Үсемлекләрнең төрлелеген күрсәтүдән тыш, дендрарийның мөһим функциясе булып экзотик төрләрне безнең шартларда үсү мөмкинлеге өчен сынау, шулай ук сирәк һәм юкка чыгу хәлендә булган үсемлек төрләрен үрчетү тора.

3. Идел-Кама тыюлыгының Саралы участогы территориясендә аккойрык бөркет оя корган урыннар. Монда аның иң тыгыз утырган урыны исәпләнә. Кошның яшәү рәвешен махсус яшерен урыннардан күзәтеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International