ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республикада 15 гыйнвардан хайваннарны кышкы исәпкә алу башлануын хәбәр итә. Бу ел саен 19 төр аучылык ресурсларына дәүләт мониторингы кысаларында үткәрелә торган чара.
Республика территориясендә хайваннарны исәпкә алуда ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьлар, җәмәгатьчелек инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар катнаша. Аларга 14 мең километрдан артык юл үтәргә туры киләчәк.
Быел ул өч методика – кышкы маршрут исәбе, куу методы белән һәм ясалма концентрация урыннарында исәпкә алу буенча оештырылган. Алар аучылык биләмәләрендәге хайваннар саны турында мөмкин кадәр ышанычлырак мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.
Исәпкә алу эшләре 15 мартта тәмамланачак. Алынган мәгълүматлар аучылык ресурсларының торышын бәяләргә һәм, кирәк булган очракта, республика фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.