Күлмәк белән туган: Лениногорскида ачык коега төшеп куркып калган, әмма зыян күрмәгән кыр кәҗәсен коткарганнар

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Хайваннар кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ. Чираттагы коткару эше Лениногорск районында була.

Хәбәр битараф булмаган аучылардан килә. Алар хәбәр иткәнчә, тояклы хайван Сугышлы авылы янындагы эшләми торган ачык коега төшкән. Хайванның анда ничек эләккәне билгесез. Ул төшкән тозагыннан үзе чыга алмаган, чөнки коеның тирәнлеге 2 метр тәшкил итә.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре шунда ук әлеге урынга баралар. Коткару операциясе бик аз вакыт аралыгында башкарыла. Коткаручылар аны автомобиль тросы ярдәмендә тозактан чыгаралар.

Кыр кәҗәсенә ветеринария тикшерүе үткәрелә: ул зыян күрмәгән, әмма бик нык куркып калган. Азат ителгән хайван сикергәләп китеп тә бара, гомерен саклап калган кешеләргә борылып та карамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International