Кыш – ял итеп йөрү өчен бик яхшы вакыт. Әмма урманнарда-паркларда яшәүче кош һәм җәнлекләргә җиңел түгел, чөнки кыш көне азык табу авыр. Шуңа күрә, рәхәтлек белән файданы берләштереп, кошлар һәм тиеннәр өчен тәм-томнар алып килергә мөмкин.
Елның салкын вакытында кошларга калорияле ризык – тозсыз туңмай һәм маргарин кирәк. Тозсыз майны песнәкләр һәм чыпчыклар бик теләп ашыйлар. Мондый «пирог»ларны яшелчәләрдән бушаган челтәр сеткаларга салып эләргә кирәк.
Кышлаучы кошларны кыздырылмаган орлыклар, чистартылмаган тары бөртекләре, ярдырган солы ярмасы, бөртекле калдыклар, алдан әзерләнгән миләш җиләкләре, ак икмәк валчыклары белән тукландырырга мөмкин. Моннан тыш, аларга ит, күркәләр, имән чикләвеге, чикләвек, киптерелгән миләш һәм дүләнә, тары, солы һәм бодай бирергә мөмкин. Арыш ипие, тозлы һәм кыздырылган ризыклар белән тукландыру тыела.
Тиеннәрне кыздырылмаган орлыклар, чикләвекләр (әстерхан, кедр, фундук), кипкән җиләк-җимеш, яңа җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, тозсыз туңмай белән сыйларга, бал сылаган печенье яки аз гына майлы ит фаршы һәм эремчек салырга була. Барлык ризыкларның да тозсыз булуы, шикәр яки башка хуш исле һәм тәмләткеч өстәмәләр булмавы мөһим.