ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Спас районы буенча районара бүлеге башлыгы «Спас» заказнигы белгечләре белән берлектә кыргый этләр һөҗүменнән янутсыман этне коткара. Вакыйга Приволжский поселогында була.
Урман хайваны каршы торырга, котылырга тырыша, әмма көчләр тигез булмый. Бәхеткә, кешеләр әлеге көрәшкә вакытында килеп җитәләр һәм хайванны яклап-саклап калалар. Ветеринария табибы тикшерүе аның зыян күрмәгәнен күрсәтә. Янутсыман этне тотып, урман массивына җибәрәләр.