21 гыйнварда тиеннәргә рәхмәтле булу көне билгеләп үтеләчәк. Бу планета экосистемасына зур өлеш кертүче матур кечкенә җәнлекләрне яклау өчен рәсми булмаган көн.
Бәйрәм көнендә тиеннәрне тукландыру өчен якындагы паркка оешкан төстә поход планлаштырырга мөмкин. Әлеге йонлачкайлар кыздырылмаган орлыклар, чикләвек һәм киптерелгән җиләк-җимеш яраталар.
Безнең планетада аларның якынча 280 төре яши. Россия территориясендә иң киң таралганнары – векшалар, ягъни гади тиеннәр. Нәкъ менә шулар безне шатландыра, һәм без аларны сокланып күзәтәбез. Тиеннәрне февральдә күзәтү уңышлырак: бу вакытта аталары шау-шу килеп территория бүлә, агач кәүсәсе буенча спираль ясап әйләнеп, бик матур итеп, әнкәләренең игътибарын җәлеп итәләр.
Исәп-хисап нәтиҗәләре буенча республикада 4969 җәнлек яши. Аларны Әгерҗе, Аксубай, Әлки, Арча, Балтач, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба һәм Чирмешән районнары территориясендә очратырга мөмкин.