Быел кыш кары һәм суыклары белән еш шаккатырды. Бу чорда кошларны ешрак тукландырырга кирәк.
Ә кошларга бераз җылырак булсын өчен, «Озын алан» заказнигы хезмәткәрләре Кама Тамагы мәктәбе укучылары белән берлектә мәктәп ишегалдында 32 экологик һәм озак файдаланырлык җимлек урнаштырдылар. Алар кошларны көнбагыш, чикләвек һәм җиләк белән тукландырдылар.
Очрашу ахырында укучылар район территориясендә күрергә мөмкин булган Россия Кызыл Китабы вәкилләре белән таныштылар һәм моңа кадәр очратканнары турында сөйләделәр.