ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Чистай районы сулыкларын кислородка туендырды

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Аэрация процедурасы сулыкларда яшәүчеләргә салкын кышларны кичерергә ярдәм итә. Бу чорда балыкларны томаланудан саклап калу өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Чистай районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре һәм «Чиста болыннар» дәүләти табигать тыюлыгы белгечләре «Балык – Булсын! (Рыбе – Быть!)» табигатьне саклау чаралары комплексы кысаларында «коткару процедуралары» үткәрәләр.

«Аэрация үткәрү кирәк. Балыклардан тыш, кислород сулыкларда яши торган үсемлекләргә һәм микроорганизмнарга да ярдәм итә. Әгәр дә хәзер ярдәмгә килмәсәк, калын боз катламы астында күлләрдәге тереклекнең күбесе үләчәк. Мондый чараларны без даими үткәрәбез, якын арада башка сулыкларга да чыгарга планлаштырабыз», – ди «Чиста болыннар» заказнигы башлыгы Максим Улыбин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: табигатьне саклау чаралары комплексы язгы чорда тәмамланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International