Канатларын җәеп очып китте: Чистай районында Кызыл китапка кертелгән озын койрыклы ябалакны табигый яшәү шартларына чыгардылар

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре озын койрыклы ябалакны коткарды. Кош йорт тәрәзәсенә бәрелә, тигезлеген югалта һәм җиргә егыла. Күрәсең, аны каргалар кугандыр.

Хәбәр Чистай районында яшәүче хатын-кыздан килә. Ханым канатлы ерткыч яныннан тыныч кына узып китә алмаган. Аны фатирына алып кайта, белгечләргә шалтырата, җылыта һәм ашата. 

Тикшерү барышында ветеринария белгечләре яшь ата ябалакның җитди зыян күрмәвен ачыклана. Ул табигый яшәү тирәлегенә чыгарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International