Бу хакта Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында билгеле булды. Бүләккә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов лаек булды.
2023 ел йомгаклары буенча ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы дәүләт заказчылары секторында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль заказчыларының сатып алу нәтиҗәлелеге рейтингы кысаларында иң яхшысы дип танылды.