Бүген Чистай районы «Татарстан – казанышлар Республикасы» автобус марафоны эстафетасын кабул итте. Панель дискуссиясе спикерлары РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, ТР Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов булды.Фикер алышуда район активы вәкилләре, предприятие, оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары катнашты.
Үз чыгышында Федор Батков Татарстан Республикасында 50 төбәк проекты һәм 34 төбәк программасының гамәлдә булуын билгеләп үтте. «Төбәк дәүләт программасын уңышлы тормышка ашыруның бер мисалы – Әйләнә-тирә мохитне саклау, ул – «Экология» илкүләм проектын тулыландыра. Төп бурычы – кеше тормышы өчен уңайлы мохит булдыру», – диде ул.
Ел саен республиканың аучылык тармагында тояклыларның һәм куян һәм көртлек кебек массакүләм ау ресурслары саны арта.
Бу ауга рөхсәтләр санын һәм гражданнарның ау ресурсларына ирешү мөмкинлеген арттырырга ярдәм итә. Аларның исемлеген тимгелле боланнар һәм мараллар тулыландырды. Узган ел инде беренче тапкыр марал аулау квотасы билгеләнде. Бу республика һәм гомумән аучылык өлкәсе өчен мөһим вакыйга.
Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә эшләүгә килгәндә, узган ел фәнни-тикшеренү эшләре нигезендә 14 төр хайван һәм гөмбә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелде.
Чыгыш ахырында Федор Батков илебез башлыгы указлары белән расланган барлык илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары россиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгәнлеген билгеләп үтте.