ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре 280 коткару бәкесе борауладылар һәм республиканың су объектларында аэрацион чаралар үткәрделәр

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Быел республиканың күп кенә сулыкларында су дәрәҗәсе шактый кимеде, ә бозның калынлыгы һәм кар катламы кислород керүгә нык комачаулый. Болар барысы да балыклар өчен куркыныч.

Аларның үлеменә юл куймас өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм һәвәскәр балыкчылар Түбән Кама һәм Спас районнары территориясендә су биологик ресурслары  бик кирәкле процедуралар үткәрделәр.

Әйтик, Түбән Кама районының Каракүл күле территориясендә «Балык – Булсын! (Рыбе – Быть!)» комплекслы табигатьне саклау чаралары кысаларында шактый калын боз өслегендә мотоборау ярдәмендә 200 дән артык бәке тиштеләр. Ә Спас районында 80 бәке бораулап, Идел елгасында аэрацион чаралар үткәрделәр.

Исегезгә төшерәбез: томалануга каршы чаралар боз киткәнчегә кадәр дәвам итәчәк. Балыкларның кислород җитмәүдән үлүен булдырмау эшенә һәркем үз өлешен кертә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International