Ел саен гыйнвар һәм февраль айларында озакка сузылган кар һәм салкыннар аркасында сулыклар туңа, ә суда яшәүчеләргә һава җитми. Аларның экосистемасына ярдәм итәр өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Буа районының Адав-Толымбай авылында яшәүче битараф булмаган кешеләр белән берлектә аэрация үткәрделәр һәм күл территориясендә бәкеләр тиштеләр.
Аэрация – балыкларга ясалма сулыш алу процедурасы кебек нәрсә. Ул елның кышкы вакытында аеруча актуаль. Кислород суда яшәүчеләргә сулыш алу өчен генә түгел, ә органикага таркалу өчен дә кирәк.
«Уртак көч белән 150 бәке тиштек. Мондый чараларның мөһимлеге шунда ки, без сулыклардагы балык ресурсларының тормышы өчен көрәшәбез. Без балыкның күп өлешен саклап кала алырбыз дип өметләнәбез», – ди авыл халкы.
Томалануга каршы чаралар комплексы боз киткәнче дәвам итәчәк.