Киләчәк буыннар өчен саклыйк: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты татарстанлыларны «Зәңгәр күлләр» заказнигы режимын бозмаска чакыра

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Зәңгәр күлләр экосистемасын үстерү презентациясе булды. Чарада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов катнашты.

 «Территория гражданнарның яраткан ял итү урыны булып тора. 2000 гектарга якын мәйданда Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр үсә һәм хайваннар яши. Анда килгәч, күпләр үзләренең тиешле саклау режимы булган махсус саклана торган табигый территориядә йөрүләрен белмиләр.  Төп режим бозулар арасында: учак ягу һәм мангаллар, автомобильләр, сапбордлар, су коену һәм акваланг белән суга чуму һ. б. Болар барысы да экосистеманың начарлануына китерә. Гади генә кагыйдәләрне үтәп, без заказникны киләчәк буын өчен саклап калачакбыз», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез: заказник территориясендә рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан узган ел аеруча саклана торган табигать территориясе режимын бозган өчен 572 административ эш һәм заказник режимын бозган өчен 28 административ эш төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International