«Йөгер иптәшләрең янына!»: Балтач районында алма белән сыйланырга килгән үр куянын коткаралар

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Тозакка эләккән үр куянын Балтач районының штаттан тыш җәмәгать инспекторы коткара. Хайван Биктәш авылының шәхси йортларының берсенә үтеп керә.

Кызыксыныпмы, бәлки, ялгыштыр, ул, кар өстеннән килеп, төтен торбасы аша өйгә төшә, алма ашарга теләгәндер, күрәсең. Кире чыгарга тели, ләкин булдыра алмый.

Ләкин аңа бәхет елмая. Авыл халкы белгеч чакыра. Ул колаккайны тартып ала, тикшерә, хайванга җитди зыян килмәгән. Куянны табигый яшәү шартларына бөтен авыл белән җибәрәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International