Сулыклардагы калын боз катламы су өслеге аша кислород керүне туктата. Бу чорда сулыкларда һәм гомумән экосистемада яшәүчеләрне тәэмин итү өчен, республиканың барлык су объектларында томалануга каршы чаралар үткәрелә. Чираттагы «Балык – Булсын! (Рыбе – Быть!)» акциясе Тәтеш районында узды.
Бораулар, балта һәм аэратор белән коралланып, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Балыкчылык буенча Федераль агентлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе, ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар дәүләт инспекциясе вәкилләре һәм битараф булмаган кешеләр кар машиналарында район күлләренә, буаларына һәм плотиналарына чыктылар.
Бергәләп алар 70 тән артык бәке тиштеләр, су озаграк туңмый торсын өчен, һәркайсына камыш ботагы куйдылар. Әлеге чараларны язга кадәр уздырырга планлаштыралар.