Быелгы һава шартлары су асты тереклек ияләренә үз шартларын куя. Сулыкларның аз сулы, комлы һәм үлән нык үскән урыннарында кислород җитмәү сизелә.
Аларның үлемен булдырмас өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Югары Ослан районы буенча районара бүлеге белгечләре Куралов мәктәбе укучылары белән берлектә «Балык – Булсын! (Рыбе – быть!) акциясе уздырдылар». Алар дус команда булып бозга чыктылар һәм яр буйлап таралдылар.
«Мондый чараларда ел саен катнашабыз. Бәкеләр бораулап, без балыкларны коткарабыз. Шундый бәкеләрнең һәрберсе – балыклар өчен саф һава чыганагы», – ди мәктәп укучылары.
Бергәләп алар 250 бәке тишеп, аларга коры камыш салалар. Томалануга каршы чаралар комплексы боз киткәнче дәвам итәчәк.