Бүген табигый тыюлык фонды бөтен республика территориясенең 7 процентын (465,139 мең га) биләп тора. Аеруча саклана торган табигый территория үз мәйданы буенча Татарстан субъекты мәйданына карата алдынгы позиция биләүне дәвам итә.
Дәүләт комитетына вәкаләтләр күчкәннән бирле тыюлык фонды 25 % ка артты, төбәк әһәмиятендәге 14 аеруча саклана торган табигый территория оештырылды.
«Агымдагы елда Комитет тарафыннан аеруча саклана торган табигый су территорияләре өчен 73 саклау зонасы булдыру буенча эш алып барыла. Татарстан Республикасы Рәисе указы белән 71 проект әзерләнде», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков.