Иң яхшы җимлекләрне сайлыйбыз: «Кошлар өчен эко-ашханә» бәйгесендә 90 нан артык җимлек катнаша

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

 «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы кошлар өчен иң яхшы эко-ашханәгә тавыш бирүне башлап җибәрде. Бәйгегә 90 нан артык эш килде.

Катнашучылар нинди генә җимлек уйлап тапмаганнар: бизәкләп ясалган йортлардан алып, гадәти булмаган бизәкләр һәм якты чәчәкләр төшерелгән сарайларга кадәр бар. Арада бер-берсенә охшаганнары бөтенләй юк. Алар барысы да гади һәм арзан материаллардан – агач, тыгыз картон, пенопласт, пластиктан ясалган чын сәнгать әсәрләренә тиң.

«Бу бәйгене әле беренче тапкыр үткәрәбез. Без хәтта шулкадәр күп кеше катнашыр да шулкадәр күп эш булыр, дип көтмәгән дә идек. Шулай итеп без кешеләрнең игътибарын кышлаучы кошларга юнәлтәбез. Ә мондый чаралар балаларны һәм өлкәннәрне кошларга кайгырту һәм ярдәм күрсәтү теләге белән берләштерергә ярдәм итә», – ди тыюлык башлыгы Максим Улыбин.

Бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы һәм җимлекләрне бергәләп урнаштыру 17 февральдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International