Балыклар сулый алсын өчен: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Чуйково күлләрен аэрацияләделәр

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Зур һәм Кече Чуйково күлләрен аэрацияләделәр. Чара «Балык – булсын! (Рыбе — быть!)» республика экологик акциясе кысаларында узды.

Аэрация басым астында боз астына һава кертә торган җайланма ярдәмендә башкарыла. Суны кислородка баету сулык экосистемасын саклау өчен кирәк. Мондый чаралар суда кислород җитмәү проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Республиканың сулыкларында мондый эш боз киткәнчегә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге башлангычны теләгән һәркем хуплый һәм акциядә катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International