Кар яву нәтиҗәсендә барлыкка килгән биек көртләр хайваннарның урманда хәрәкәтен чикли. Бу чорда кыргый хайваннарга тозлыкларга һәм җимлек-утлыкларга салынган азыкка ирекле керә алу бик мөһим.
Һава торышы каршылыклары белән көрәшергә һәм азык запасларын тулыландырырга ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ярдәм итә. Һәр кыргый хайван өчен меню төрле.
Мәсәлән, җимлекләргә еш йөрүче куяннар һәм кыр кәҗәләре өчен Түбән Кама районының гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләре территориясендә 500 кг печән, 200 кг ашлык һәм 150 кг орлык таратылган. Мондый биотехник чаралар республика фаунасы популяциясен сакларга һәм арттырырга мөмкинлек бирә.