Язмышка әверелгән һөнәр Улына һәм оныгына гаилә эшенә мәхәббәт тәрбияләгән аучылык белгечләре династиясе турында

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Ил Президенты игълан иткән Гаилә елында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты гаилә династияләренең ничек яшәвен, нинди планнар төзүләрен, балаларында һәм оныкларында һөнәргә мәхәббәтне ни рәвешле тәрбияләүләрен сөйләячәк. Ватанны саклаучылар көненә багышланган махсус «Чын ир-атлар нәрсә турында уйлый» рубрикасында республика флорасын һәм фаунасын яклаучылар турында сөйлибез.

Гыйниятуллиннар гаиләсе 29 ел дәвамында Бөгелмә районының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау белән шөгыльләнә. Барысы да 1994 елда, гаилә башлыгы Шамил Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Аучылык хуҗалыгы идарәсенә эшкә килгәч башлана.

«Әти һәм абый бар күңелләрен салган аучылар һәм балыкчылар иде. Мин үземне белгәннән бирле, һәрвакыт хайваннар һәм табигать турында сөйләгәннәрен ишетеп яшәдем. Вакыт узу белән моның минем өчен һөнәр икәнен аңладым», – дип искә ала Шамил Камил улы.

Улы Тимур да әтисе эзләреннән китә.

«Мин шушы мохиттә үстем. Беренче тапкыр мине 5 яшемдә вальдшнеп ауларга язгы ауга алдылар. Шул вакыттан бирле мин һәрвакыт урманнарда. Кечкенәдән «урман китабы»н укырга һәм хайваннарның гадәтләрен аңларга өйрәндем. Киләчәктә үземне бары аучы буларак кына күзалладым. 2017 елда Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә аучылык белеме профиле буенча белем алдым. Әтиемә ярдәм итә башладым. Хәзер, Ютазы районын да берләштереп, аның эшен зур җаваплылык белән дәвам итәм. Минем кече улым да әлеге һөнәр белән кызыксына», – ди ул.    

Авырлыклар һәрвакыт һәм һәркайда булачак. Бары тик аларны җиңә, килеп туган проблемаларны хәл итә, киләчәккә планнар кора белергә генә кирәк. Ә иң мөһиме – бергәләп эшләү, бер-берең белән тәҗрибә алмашу, үз эшеңне ярату.

Гыйниятуллиннар киләчәккә оптимизм белән карыйлар. Ә районның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау чын мәгънәсендә аларның гаилә эше булып киткән. Әтисе белән улы бергәләп бар көчләрен, энергияләрен һәм мәхәббәтләрен сарыф иткәндә, аларның барысы да уңышлы булачагында шик калмый. Ә аларның планнары бик зур: гаиләнең өченче буыны да өлкәннәр эзе буенча китәргә тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International