Бүген Лаеш районы акваториясендә «Балык – Булсын! (Рыбе – быть!)» Ватанны саклаучылар көненә багышланган акциясе узды. Чара Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов хөрмәтенә оештырылды. Акциядә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм һәвәскәр балыкчылар катнашты.
«Җәй көне сулыкларда су дәрәҗәсенең кимүе, шулай ук кыш көне көчле салкыннар суда балыкларның яшәве өчен кирәкле кислородның шактый кимеүенә китерә. Моны булдырмас өчен, без бәкеләр тишәбез һәм аны камыш белән тыгызлап тутырабыз, карны таптыйбыз. Су аэрацияләнә һәм кислород белән тулылана. Әлеге чаралар сулыклардагы томалану күренешләрен кисәтергә һәм ихтиофауна өчен уңай шартлар тудырырга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Лаеш районы буенча районара бүлеге башлыгы Михаил Ерошомов.
Катнашучылар бергәләп аэрация үткәрделәр һәм 400 бәке тиштеләр. Республика сулыкларында акция боз кузгалганчыга кадәр дәвам итәчәк.