Югары Ослан аучылык хуҗалыгының тукландыру мәйданчыкларының берсендә кыр кәҗәләре күренә. Ашханәгә килгән өч хайван бер дә курыкмый һәм беркемгә дә игътибар итми.
Тозлыкларга салынган минераль азык кышлау чорында тояклы хайваннарның организмын витаминнар белән тулыландырырга мөмкинлек бирә. Хайваннар аларга карата кызыксынуларын югалтмасын өчен, ел дәвамында тозлыкларга даими рәвештә тоз өстәп торалар. Моны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре эшли.
Бу матур хайваннар иртән яки кичен ашарга яраталар. Алар, кайсы ел фасылы булуга карамастан, һәрчак бик актив. Ләкин кар катламы барлыкка килгәч, аларга ризык эзләү авырлаша.
Бу хайваннарның саны шактый югары. Кыр кәҗәләренең артуының төп сәбәпләре арасында саклау һәм биотехник чаралар комплексы, кыргый ит ашаучы хайваннар санының кимүе тора.