Татарстанда кайбер кыйммәтле мехлы хайваннарны һәм кабан дуңгызын аулау сезоны ябыла

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүген республикада төлкегә, корсакка, үр куянына, ондатрага, сусарга, янутсыман эткә, кондыз һәм кабанга ау чоры тәмамлануын хәбәр итә.

Аучылык ресурсларын аулап алу турында мәгълүмат, кабаннан башка, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә рөхсәт алган урынга тапшырылырга тиеш.

Кабанны аулап алу турындагы белешмәләр рөхсәт алган урынга хайванны аулап алганнан соң 10 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Әгәр дә хайван аулап алынмаган булса, мондый белешмәләрне аулау срогы тәмамланганнан соң 10 көн эчендә тапшырырга кирәк.

Аулап алыган аучылык ресурслары турында белешмәләрне тапшырмаган яисә вакытында тапшырмаган очракта граждан 1 елга теләсә нинди аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International