Кара каргалар килгән: Татарстанда яз хәбәрчеләре колониясен күргәннәр

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Климатик яз әле җимәде,әмма инде аның беренче хәбәрчеләрен – кара каргаларны очратырга мөмкин. Алар зарыгып көткән язның килүе һәм табигатьнең яңаруы турында хәбәр итәләр.

Беренчеләрдән булып, кошларны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Чүпрәле районы буенча районара бүлеге башлыгы Сергей Усся күреп ала һәм фотога төшерә.

Алар барысы да берьюлы килми: башта – әткә кошлар, аннары – әнкә кошлар. Яз көне алар ояларын агачларга “колония”ләп ясыйлар. Хәзер алар үзләренең язгы эшләренә тотыналар: килеш-килбәтләрен карыйлар, һәркемгә таныш “кар-кар” киләләр. Кара каргалар артыннан тиздән сыерчыклар, миләш чыпчыклары һәм тургайлар кайтыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International