Буа шәһәрендә этләр куып китергән кыр кәҗәсен коткардылар

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Бүген көндез ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Буа районындагы районара бүлеге хезмәткәрләренә ярдәм сорап шәһәр кешеләре шалтырата. Аларның йорт яны кишәрлегенә яшь кыр кәҗәсе керә.

Йорт хуҗасы урамда тавышлар ишетеп ала. Тәрәзәдән ишегалдында йөрүче хайванны күрә – ул чыгу җаен табалмый йөри. Күрәсең, этләрдән куркып кергәндер.

Хайванны коткарырга районның аучылык хуҗалыгы егерьлары килә. Ветеринария врачы тикшерә. Хайван җәрәхәтләнмәгән, нык курыккан гына. Аны иреккә җибәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International